Музейның нәүбәттәге уңышы

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Tatfrontu.ru менә шушы сайтка кереп интернетта “Бөек Ватан сугышының вертуаль музеенда” Татарстандагы барлык музейлары мәгълүматлары белән танышып була. Бу эшне һәр районның корреспондент пунктлары алып барды.  Башкарма комитет карары нигезендә безнең районда Корпункт Апас туган якны өйрәнү музеенда булдырылды. Ел азагында (декабрь-январь) Корпунктлар эшчәнлегенә конкурс игълан ителгән иде. Март аенда нәтиҗәләр ясалды һәм Апас районы корпункты (җитәкчесе Ногманов Р.Г.) Республика корпунктлары арасында “Яңалыклар челтәрен татар телендә иң актив алып баручы корпункт” номинациясендә икенче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International