Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарыбыз арасында уза торган IV “Балкыш“ район фестиваленең зона турлары тамашачыны чакыра. 8 апрельдә Иске Йомралы, 13 апрельдә Урта Балтай, 15 апрельдә Каратун һәм 20 апрельдә Сатмыш авыл җирлеге базасында узачак концертлар көндезге сәгать өчтә башлана. Картаймас йөрәкле ветераннарыбыз чыгышларын карарга рәхим итегез!