Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

– Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз туган телләренннән тыш рус, инглиз теле түгәрәкләрендә һәм шулай ук телләрне өйрәнүдә стимул бирә торган “Милли-мәдәни гореф-гадәтләр“ түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Бакчада даими төстә татар телендә, шулай ук рус һәм инглиз телләрендә төрле чаралар үтә. Әле яңа гына “Әкиятләр илендә“ дип исемләнгән мавыктыргыч чара узды. Балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, тәрбияче апалары белән яраткан әкиятләреннән өзекләр уйнадылар, – дип хәбәр итә тәрбияче Светлана Сираҗева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International