Әлмәндәр авылы “Бәлләүки” балалар бакчасында 10 сабый тәрбияләнә. Биредә төрле кичәләр еш үткәрелә. Әле шушы көннәрдә генә нәниләр “Имин йөрик юлларда” дигән чара күрсәттеләр. Биредә районның ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә, иминлек булдыруга багышланган очрашуда юл сакчылары сабыйларга күчтәнәчләр дә алып килгәннәр иде.