Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Фәргать Зиннәтов, “Ак Барс” агрохолдингы вәкиле Рамил Шәяхмәтов, Татарстан “Гостехнадзор” идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов районның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүдә катнаштылар. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, баш инженер Илдус Амануллин, баш агроном Нияз Гыйсмәтуллин, “Зөя” агрофирмасы баш инженеры Фәнис Кәлимуллин һәм район “Гостехнадзор” баш дәүләт инспекторы Ирек Солтанбеков белән бергә алар агрофирма, башка хуҗалыкларының машина-трактор парклары, ындыр табакларында булып, язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсенә 40 баллы номинация буенча гадел бәя куйдылар. Комиссия фикеренчә, быел язгы кыр эшләренә агрофирманың Әлмәндәр бүлекчәсе әзерлеге 39 балл белән бәяләнергә лаеклы. 38 балл җыйган “Агроактив” (элеккеге Рәхимов исем.) хуҗалыгы икенче урында. “Табар” хуҗалыгы әзерлеге дә бик югары бәяләнде.
Агрофирманың Горбунов исемендәге, “Апас” һәм Йомралы берләшмәләрендә, Ибраһимов һәм К”, “Алга”, КФХ ларның машина-трактор парклары, ындыр табакларында эшлисе чаралар комплексы барланды. Аларның язгы сабанга әзерлеге 37 балл белән бәяләнде.
-Быелгы чәчү әйләнешенә аерым үзгәртмәләр кертелде. Әйтик, быел бөртеккә кукуруз, рапс һәм борчакның мәйданын арттыру турында килешенде. Бу терлекләр рационын баету һәм баланслауга уңай йогынты ясаячак. Күп еллык үлән басулары күләме арту соңгы елларда печәнгә кытлыкны сизелерлек киметте, башка юнәлешләрдә дә шулай эшләү таләбе куела,-диде бу уңайдан Ильяс Заһидуллин.