Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарыбыз арасында уза торган IV “Балкыш“ район фестиваленең зона турлары башланды. 8 апрельдә Иске Йомралы мәдәният йортында шул төбәк авыл җирлекләренең (Болгаер, Әлмәндәр, Күккүз, Чурибураш, Ишеево, Йомралы) үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәре чыгыш ясадылар.