Каратун мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

8 нче апрельдә Каратун мәктәбендә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары үтте. Семинарда  сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу хөрмәтенә ”И мөкатдәс моңлы сазым...” исемле әдәби-музыкаль чарадан тыш (җитәкчесе Тимершина Сәвия), коллегалары игътибарына Шиһабетдинова Гөлнур  5 нче сыйныфта татар теленнән, Заһидуллина Зөлфия 2 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес күрсәттеләр. Тугәрәк өстәл артында  белем бирү учреждениеләрендә  9 нчы сыйныфлар белән имтиханнар,  11 нче сыйныфларда БДИга әзерлек  барышы хакында сөйләшенде. Апас  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтшина Гүзәл   “Ел укытучысы-2016” республика бәйгесендә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International