Кешенең космоска очуына 55 ел тулу уңаеннан “Ю.Гагарин белән 108 минут” дигән республикакүләм акция игълан ителгән иде.
Шул уңайдан мәктәбебезнең физика укытучысы Зарифуллина М. югары класс укучылары өчен презентация-дәрес әзерләп үткәрде, укучыларның кызыксынган сорауларына җаваплар бирде.
“Ритм” исемендәге хокук бозуларны кисәтү отряды әгъзалары(җитәкчеләре Вәлиәхмәтова Г.В.) башлангыч класс укучылары алдында Ю.Гагаринның балачагы,үсмер еллары,уку чоры һәм хезмәт юлы турында мавыктыргыч чыгыш ясадылар.