Тәүгелдедән Әгъләметдин бабайга 90 яшь тулды

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Тәүгелде авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әгъләметдин Билалетдинов олуг юбилеен каршылады. Тормыш иптәше Мәрьям әби белән алар 56 ел бергә гомер кичерәләр. Тормышның төрле чагын күргән, кайгы-шатлыкларын кичергән Әгъләметдин бабай бүгенге тормыштан канәгать булып бәхетле картлык кичерә. Истәлекле юбилее белән аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәбрикләп, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International