Район газетасын иң күп яздырган хат ташучылар бүләкләнде

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният, почта хезмәткәрләре катнашында җыелыш булды. Чыгыш ясаучылар терроризмга каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев апрель аенда узучы чараларга тукталды. Аеруча, чисталык икеайлыгында актив катнашырга кирәклегенә басым ясады. Район “Йолдыз“ (“Звезда“) газеталары редакторы Гүзәл Хилавиева газетага язылу кампаниясе башлануы, бәяләре турында аңлатты, иң күп газета-журналга язылучылар арасында бәйге башлануы турында хәбәр итте. Шулай ук беренче яртыеллыкта район газетасын иң күп яздырган (Иске Йомралы, Болынбалыкчы) почтальоннарны бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International