“Балкыш“ фестиваленең өченче район туры 15 апрельдә Каратун мәдәният йортында узды. Биредә барлыгы алты авыл җирлегенең (Каратун, Шәмбалыкчы, Апас-Әнәле, Дәвеш, Биеш, Черкен) үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәре (барлыгы 30 кеше) чыгыш ясадылар. Фестивальнең дүртенче район туры 20 апрельдә Сатмышта булачак.