Район үзәк китапханәсендә “Тукай дөньясына сәяхәт“ дигән бәйге узды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан район үзәк китапханәсендә “Тукай дөньясына сәяхәт“ Бөтенроссия акциясе кысаларында “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, – шушы булыр иң зур бүләгең“дип исемләнгән бәйге узды. Биредә һәр авыл китапханәсе 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге нәфис сүз осталарын алып килде. Мәртәбәле жюри иң оста сөйләүчеләрне сайлап алды. Алар Тукай бәйрәме көнендә чыгыш ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International