“Йолдыз“ – республика бәйгесе җиңүчесе

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Советы бинасында “Гаммәви мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы“ чираттагы республика бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, оештыру комитеты әгъзасы Римма Ратникова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

Апас районы газетасы “Йолдыз“ әлеге бәйгедә җиңү яулады. Баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева тантанадан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының Дипломы, акчалата премия һәм чәчкәләр белән кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International