Бакырчы төп мәктәбендә “Мәрхәмәтле Татарстан”, “Спортивный Татарстан”акцияләренә старт бирелде

2016 елның 22 апреле, җомга

Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбендә “Мәрхәмәтле Татарстан”, “Спортивный Татарстан”акцияләренә старт бирелде. Акциянең көндәлек планы төзелде. План буенча төрле бәйге- кичәләр, очрашулар, әңгәмәләр оештырыла.

1. “Әти, әни, мин-спорт гаиләсе” көне уңаеннан, 1-2 класс укучыларының (Җитәкчесе Идиятуллина А.Х.) гаиләләре катнашында ярыш оештырылды. Әти-әниләр балалары белән бергә төрле спорт бәйгеләрен үтәделәр. Ярыш  башлангыч сыйныф укучыларының күңеленә хуш килде. Әти-әниләре белән бергәләп ярышу- аларда көчле кызыксыну хисен уятты, катнашасы килү теләген арттырды.

2.  20 апрель- Донорлар көне. Шул уңайдан 6нчы сыйныф укучылары (Җитәкчесе Гарифуллина Җ.В.) “Россиянең мактаулы Доноры” Миннуллин Илнур Шагартдин улы белән очраштылар. Илнур абыйлары укучыларга кан бирүнең әһәмиятен, мөһимлеген аңлатты.

3. Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан,  Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбендә төрле чаралар оештырыла. Бүген исә "Тукай көне" буларак билгеләп үтелде. 4-8 класс укучылары игътибарына Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган викторина сораулары тәкъдим ителде. Укучылар бик актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, 1 урынга 4нче сыйныф укучысы Вафина Адилә лаек булды. 1-3 урын алучылар укучылар линейкасында тәбрикләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International