Бөек Җиңүнең 71 еллыгы, һәм шулай ук республика пенсионерлар Союзының 10 еллыгы уңаеннан пенсионерлар арасында йөзү, ату, өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Бәйгенең максаты “Өченче буын“ республикакүләм бәйгедә катнашу өчен иң көчлеләрне билгеләү иде. Биредә барлыгы 50дән артык пенсионер катнашып үзенең җитезлеген күрсәтте.