Март һәм апрель айларында 14 яше тулган укучыларга, район хакимияте һәм башкарма комитетының утырышлар залында, тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Әлеге чарада район хакимияте, паспорт бүлеге, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм “Патриот“ яшьләрне хәрби хезмәткә хәзерләү һәм спорт-патриотик республика үзәге вәкилләре катнашты. Укучылар һәм аларның әти-әниләре күңелендә бу кичә зур тәэсирләр калдырды.