Быелгы язгы кыр эшләрен самолет башлады

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Быелгы яз үзенчәлекләрен искә алып, инвестор районга 10 апрельдә авыл хуҗалыгы авиациясе чакырды. Бу экипажның безнең районда эшләгәне бар инде. “АН-2” командиры Виктор Захаров сүзләренчә, аларга Апас ягы табигате яхшы таныш, “барлык кырлар контурын хәтердән беләбез”, ди ул. Икенче пилот Владимир Корин, борт технигы Сергей Бармин да үз эшенең чын осталары.

 Бу экипаж “Зөя” аграфирмасының уҗым һәм күпеллык үлән басуларына минераль ашлама сиптерә. Шәмәк авылы янәшәсендәге вакытлы аэродромнан көнгә 50 дән артык  очыш ясалды Бер маршрутта уртача 1 цетнер исәбеннән 10-12 гектарга якын мәйдан ашлама. Бирегә үк күчмә ашханә, ял итү вагончыклары  куелган иде. Бу көннәрдә  вакытлы кыр аэродромы Йомралы якларына күчерелде. 10 эш көнендә һава игенчеләре 5000 гектардан артык мәйданда эш башкардылар. Бу сезонда агрофирманың барлык уҗым, үлән басуларына шулай ашлау максаты куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International