Туган көнен каршы ала Тукай

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Район үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Бар сөюем халкыма“ дип исемләнгән шигырь бәйрәме булды. Биредә җирле шагыйрьләребез һәм шагыйрәләребез, шигырь бәйгеләрендә җиңгән укучылар, бакча балалары катнаштылар. Һәркайсы үзенең эчтәлекле шигырьләре белән сөендерде. Шигырь бәйрәме “Туган тел“ җыры белән тәмамланды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International