Шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге VI халыкара конкурсы узды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

19-20 апрельдә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге VI халыкара конкурсы узды. Конкурс  татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. Анда Апас урта мәктәбенең 7 нче А сыйныфы укучысы Зиннурова Айгөл белән җитәкчесе- татар теле һәм әдәбияты укытучысы- Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызы катнаштылар. Айгөл Г. Тукай иҗатына багышланган шигырьне сәнгатьле итеп сөйләп, 1 турдан узды.  2 нче турда да үзен бик лаеклы күрсәтеп, дәрәҗәле диплом һәм бүләкләр алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International