Агрофирманың Йомралы бүлекчәсендә көнне-төнгә ялгап эшлиләр

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Агрофирманың Йомралы бүлекчәсендә язгы чәчү эшләре ике сменада юештырылган. Кырдагыларның эшләре тоткарланмасын өчен ындыр табагында да көнне-төнгә ялгап эшлиләр.

- Бүлекчәнең тоткасы ул, кулыннан килмәгән эше юк. Инде менә унынчы сезон язгы чәчүгә орлык әзерләп торуда катнаша, - диләр җитәкчеләр механик Ранис Каюмов турында. Аның янында Гөлнур Гайфуллина, Ландыш Галиакберова, Венера Мөхәммәтҗанова бөртекләрне агулап, төяп җибәреп торалар.

– Көндезме ул, төнләме биредә эшләүчеләр кырдагыларны өзлексез ашлама, чәчүлек белән тәэмин итәләр. Һәрберсе үз хезмәтенә җаваплы карый, - ди бригадир Илдүс Галиәкбәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International