Балтай тернәкләндерү үзәгендә бу көннәрдә сугыш ветераннары, ирләре сугышта яки сугыштан кайтып һәлак булган ветераннарның тол хатыннары, чернобыльчеләр сәламәтлекләрен ныгыталар. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан алар өчен чәй табыны артында ял программасы күрсәтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәркайсын бәйрәм белән тәбрикләп саулык, иминлек теләде. Үзешчәннәребез җыр-биюләре белән сөендерделәр.