Автолавка килгән авылга

2016 елның 13 мае, җомга

-100 кешедән артык кеше яши торган 7 кечкенә авыллар халкын азык-төлек товарлары билгеләнгән ассортименты, шул исәптән лицензияле алкогольле продукция белән тәэмин итүдә күчмә сәүдә ысулы үзен аклый,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урыбасары Шамил Гаффаров. -Апас икмәк комбинаты белән турыдан-туры эшләүче “Кайнар Икмәк” ширкәте автолавкасы бәйрәм көннәрендә бу авылларга 11 тапкыр килде һәм  халык ихтыяҗын үтәде. Авылларда күчмә сәүдә белән кәсеп итүчеләрдән лицензиясез алкогольле продукция сатып алырга уйласагыз- сез үзегез дә закон бозучы булып танылачаксыз. Андый очракларда авыл җирлекләренә, хокук сакчыларына хәбәр итүегез дөресрәк булачак. Хәбәр расланган очракта, уяуларны акчалата бүләкләү тәртибе каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International