Чирмешәннән Гөлҗиһан әбигә 90 яшь тулды

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Гөлҗиһан әби Бәдертдинованың Яшел Үзәндә яшәүче кызларына килүенә әле әлләни күп вакыт узмаган.

 – Бик тәрбиядә, хасияттә яшим мин. Кызларым Дилә, Талия, Савия бик карыйлар мине. Улым Рөстәм дә гел хәлемне белеп тора. Шулай да авыл бик сагындыра. Менә сезне күргәч тә авылга кайткандай булдым, – ди ул.

Олуг юбилее белән котлавыбызга да, бүләкләргә дә сөенде Гөлҗиһан әби. Шулай зурлаулары өчен ил башлыкларына кат-кат рәхмәт укыды, сәламләр җиткерүебезне үтенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International