Кем чиратта тора анда?..

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән видеокиңәшмәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин идән асты шартларында алкогольле эчемлекләр әзерләп кәсеп итүчеләр, кайдандыр канистралы спиртлы катнашма кайтарып. өй шартларында ялган аракы җитештерүчеләр белән көрәшне көчәйтергә чакырды. Кибетләрдәге ЕГАИС системасы 1 июльдән РАР мәҗбүри электрон челтәргә тоташырга, сатылган һәр шешә алкогольле эчемлек шешәсе шунда теркәлеп барырга тиеш. Бу максаттан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ДНД, җәмәгать оешмалары, авыл җирлекләре вәкилләре  киңәйтелгән, көтелмәгән рейдларга ешрак чыгачак. Сәүдә нокталарында, итәк астыннан алкогольле эчемлекләр белән сату итеп, кесәсен калынайтырга омтылуыларга штраф санкцияләре дә катгыйланачак.

- Ел башыннан районда шундый 8 очрак ачыкланып, суд, компетентлы органнар карары буенча закон бозучылар дәүләт казнасына дистәләгән мең сум штраф түләде, бу исемлеккә чиратта тагын кемнәр тора?-дип кисәтә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International