Профессор якташыбыз очрашуга кайтты

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

18 май – Халыкара музейлар көне уңаеннан Рәмис Ногманов җитәкчелегендәге Апас туган якны өйрәнү музеенда якташыбыз, Казан Федераль Университетының тарих фәннәре докторы, профессор, Санкт-Петербургтагы хәрби-тарихи фәннәр Академиясенең гамәлдәге әгъзасы Габдрахман Хафизов белән “Үткәннәрдә эзебез бар“ дип исемләнгән очрашу булды. Әҗем авылында туып үскән Габдрахман Хафизовның авыллар тарихына багышланган шактый китаплары, тарихи язмалары дөнья күргән. Очрашуга килүчеләр аның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International