Үз пенсияңне алдан беләсең киләме?

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

18 майда районда “Гражданнарның шәхси кабинеты”нда теркәлү бердәм көне” акциясе үткәрелде. Район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, хезмәткәрләр Алсу  Хәсәнова һәм  Луиза Барышникова  бу көнне Йомралы һәм Морзалар мәктәбендә укытучылар һәм укучылар алдында киң аңлату эшләре алып бардылар, видео-слайдлар кулланып лекция укыдылар. Пенсия Фонды вәкилләре халыкны кабул итүләрдә катнаштылар.  Шунда ук үзе белән паспорты һәм СНИЛС-имниятләштерү таныклыгы булган мөрәҗәгать итүчеләр үтенече буенча Интернетта аның шәхси кабинетын ачып, теркәп тә бирделәр.

-Сезнең системада “Шәхси кабинет” ни өчен ачылды. Халыкка ул нәрсә бирә?-дигән сорауга Илгизәр Вәлиәхмәтов җавабы мондый булды.

-Россия Пенсия Фонды хәзер халыкка якынайды. Өеңнән чыкмыйча гына да хәзер үзеңнең булачак пенсияңне санап карап, аны алу тәртибен белеп, кирәкле гаризаларны Интернет аша да тапшырып була. ПФР ның сайты күптән эшли инде. Хәзер аның мөмкинлекләре, сайт-портал, электрон сервис чикләрен киңәйтү буенча зур эш программасы кабул ителде.

-Анда керү тәртибе нинди?

-Интернетны ачып www.pfrf.ru сайтын ачырга кирәк. Шулай ук “Социаль челтәрләрдә www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt. www.twitter.com/PFR_TATARSTAN  сайтларында да безне табып була.

-Пенсиянең тупланма өлешен бер юлы алып буламы?

- Пенсия фондына эш бирүче күчерә торган булачак пенсия фзносларының Накопительная часть” дип йөртелүче өлешен пенсиягә чыккан очракта гына алып була. Моның өчен безгә килеп аерым гариза язарга кирәк.

Район Пенсия фонды “Шәхси Кабинет” акциясен ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Без бу чорда һәр мәктәп. оешма-предприятиеләрдә булып шундый ук чаралар үткәрәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International