Биектау районында “Иске Казан түгәрәк уены“ республика татар фольклоры фестиваленең йомгаклау өлеше узды. Биредә Апас мәдәният йортының Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге “Садә“ вокаль ансамбле беренче урынны яулады. Шулай ук Дүртиле авылыннан сәхнә ветераны Әсрар Һидиятов үзенең курае белән чыгыш ясап, өченче урынга лаек булды.