21 майда Апастан 65 кешелек делегация Изге Болгарга барып кече Хаҗ гамәлләре кылып кайтты. Ике автобуслык колоннабызны Спас районы башкарма комитеты вәкилләре каршы алды һәм озатып йөрде. Апаслылар ил башлыклары, чит мәмләкәтләр хөкүмәте җитәкчеләре белән берлектә Ак мәчет янәшәсендә төзеләчәк дөньякүләм әһәмиятле Ислам Академиясе нигезенә таш салуда да катнаштылар. Делегация башлыгы Мирхәт хәзрәт, районнан озата баручы ЗАГС җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, бу сәяхәтне оештырган район спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, шоферлар Рамил Садыйковка, Ринат Газиевка олы рәхмәтләрен җиткерәләр.