Апасның Салават Кәримов урамында – күршеләр көне

2016 елның 27 мае, җомга

27 май – Халыкара бәйрәм – күршеләр көне. Шул уңайдан Апасның Салават Кәримов урамында бәйрәм үтте. Бәйрәмдә күршеләр генә түгел, барлык Апас халкы катнашты, олысы-кечесе күңел ачты. Кичкә кадәр җыр-моң тынып тормады, төрле уеннар, ярышлар, чәй эчүләр оештырылды. Балалар исә аерым мәйданчыкта күңел ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International