Апас районында балалар өчен хәрбиләштергән җәйге җыеннар үткәрелде

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин балалар өчен тулы  программалы хәрбиләштергән җәйге җыеннарның быел тугызынчысы үткәрелүен хәбәр итә. Аңа чаклы ун еллар чамасы бу җыеннарда автоматтан ату күнекмәсе туктатылып торды. Дәвеш наратлыгы читендә хәрби комиссариат һәм район хокук сакчылары бергәләп төзегән тир-полигонда моның өчен хәзер барлык шартлар да бар.

“Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә җәйге палаткалы шәһәрчектә быел 10 сыйныф тәмамлаган кырыктан артык ир бала үзен солдат тормышына әзерләде. Үзәк җитәкчесе Хәйдәр Булатов, укытучылар, район хәрби комиссариаты вәкилләре алар өчен  биредә барлык шартларны да булдырган. Булачак солдатлар автомат тотып сакта да тордылар, солдат боткасын да үзләре пешерде. Бер минут та буш вакытлары юк иде аларның-ачык спорт мәйданчыкларында унга якын спорт төреннән үзара ярышларда һәркем теләп катнашты һәм ГТО нормативлары үтәде.

Быелгы җыен тагын шул ягы белән үзенчәлекле булды- районкүләм “Аҗаган”, “Форпост”, балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү мәктәп отрядларында, республикакүләм  конкурсларда актив катнашкан кыз балалар да бирегә кунакка килделәр һәм АКМ нан ату күнекмәләре үттеләр.

Булачак солдат күнекмәләрен быел апаслылар белән беррәттән Кайбычтан килгән 33 унынчы сыйныф укучысы да үтәде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International