Борнаш урта мәктәбенең Нурия Гыйниятуллина җитәкчелегендәге 6 класс укучылары “Йолдыз“ газетасы редакциясенә һәм “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясенә экскурсиягә килделәр. Алар һәр бүлмәдә булып, хезмәткәрләр белән таныштылар, эшләү алымнары белән кызыксындылар. Соңыннан истәлеккә фотога да төштеләр.