– Район мәгариф бүлеге, барлык мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, “Сәләт“ балалар иҗаты үзәге коллективы бәла-казадан зыян күргән райондашларга һәрчак бердәм булып ярдәм кулы сузалар. Әле соңгы вакытта гына Тутай авылында яшен вакытында зыян күргән гаиләгә дә ярдәм күрсәтеп, шактый күләмдә акча җыеп илттек, – дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге мөдире Лилия Сәгъдиева.