Колгына авылында гомер кичерүче Галия әби Садыйкова үзенең олуг юбилеен каршылады. Аны истәлекле туган көн бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов та күчтәнәчләрен биреп, юбилярга саулык, бәхетле картлык теләде.