Апас балалары Кырымга ял итәргә китте

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Апастан төрле фәнни-гамәли бәйгеләрдә, спорт ярышларында алдынгы урыннар яулаган, әти-әни назыннан мәхрүм калган 30 бала һәм ике вожатый Кырымга Кара диңгез ярына ял итәргә киттеләр. Әлеге ял район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән оештырылды. Балаларны озатырга килгән район башлыгы аларга күңелле һәм файдалы яллар теләп, кабат барчасына акчалата бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International