Урта Балтайдан Фәүзия әбигә 90 яшь

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Урта Балтай авылында гомер итүче, тормышның ачысын-төчесен күп күрсә дә картлыкка бирешмичә, мул тормышына, бәхетле картлыгына сөенеп яшәүче Фәүзия әби Шиһапованы бу олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләде. Ул юбилярны ихластан котлап Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин, социаль хезмәткәр Алия Рәхмәтуллина да изге теләкләрен юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International