Район мәдәният йортында мәдәният, китапханә, музей хезмәткәрләренең чираттагы җыелышлары булды. Алар соңгы вакытта үткән чараларга нәтиҗә ясадылар, киләчәккә планнар билгеләделәр. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Сәләхетдинов үз чыгышында авыл яшьләрен мәдәни чараларга күбрәк тартырга кирәклегенә басым ясады, клубларның эш сәгатьләренә тукталды. Соңыннан бер төркем алдынгылар бүләкләнде.
Җыелышның икенче бүлегендә район мәдәният йорты методист-белгечләре Рөстәм Зиннәтуллин белән Гөлнара Галиәкбәрова интернеттан клубларның эшчәнлеге, отчет бирү тәртипләре буенча мастер-класс үткәрделәр.