Апасның “Кояшкай“ балалар бакчасында Сабантуе

2016 елның 17 июне, җомга

Апасның “Кояшкай“ балалар бакчасында чын Сабан туе булды. Нәниләр рәхәтләнеп күңел ачтылар – җырладылар-биеделәр, капчык киеп ярыштылар, канат тарттылар, чүлмәк ваттылар, көрәштеләр. бик арып-талчыккан соң коймак ашап, тәмле сулар эчеп ял итеп алдылар. Бакча мөдире Дания Шәмсетдинова ел дәвамында төрле чараларда актив катнашкан балаларны бүләкләде. “Уен мәйданчыгын үз кулларың белән бизә“ бәйгесендә күп көч куйган әти-әниләр, группа тәрбиячеләре дә Рәхмәт хатларына, бүләкләргә ия булды.

Сабан туеннан балалар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International