Апас бозында мастер-класс

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

19 июнь, якшәмбе көнне,  “Алтын Алка“ Боз сараена Омскның “Авангард“ командасыннан Максим Пестушко, Хабаровскның “Амур“ командасыннан Алексей Угаров, Әлмәтнең “Нефтяник“ командасыннан Илшат Билалов килде. Алар 2000-2002 елгы Апас хоккейчыларын осталык серләренә өйрәттеләр. Танылган хоккейчылар егетләрнең тренеры Булат Хисамов белән Түбән Каманың хоккей мәктәбендә бергә укыган һәм бирегә дә аның чакыруы буенча килде.  Мастер-класс тәмамланганнан соң, бозда Питрәч районының “Молния“ кызлар командасы белән хоккейчы егетләр иптәшләрчә очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International