Апаста “Хәтер шәме“ чарасы узды

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 75 ел вакыт узса да, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны без хәтерләргә тиеш. Шул уңайдан 21 июнь көнне 22.00 сәгатьтә район үзәгендәге Батырлар Мемориал комплексы янында безгә Җиңү китерүчеләрне искә алу – “Хәтер шәме“ чарасы үтте. Биредә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары аеруча актив катнаштылар. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин үз чыгышында җиңү китерүчеләрнең  батырлыгын кабат искәртеп, бу җиңүнең күпме корбаннар барәбәренә яулануы турында сөйләде.  Җиңү өчен башларын салганнар һәм җиңүне якынайтучылар бер минут тынлык белән искә алындылар. Соңыннан мәңгелек ут янына шәмнәр куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International