Грант отып төзү отышлы

2016 елның 8 июле, җомга

-Ишеево һәм Зур Күккүз авыл җирлекләре Татарстанкүләм аерым конкурста катнашып откан берәр миллионлык Грант акчаларына авылны төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Аларның төп өлеше авыл Мәдәният йортларын капиталь ремонтлауга юнәлтелде. Бу эш Идрәздә узган ел башланган иде. Зур Күккүз авылы уртасында моннан 30 еллар элек салынган Мәдәният йортын да хәзер танырлык түгел. Район авылларын ямьләп торучы биналар саны ел да артсын,-ди район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International