8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан районда “Аерылуларсыз көн“ акциясе узды. ЗАГС хезмәткәрләре урамда халык белән очрашты, тигез, матур тормыш, саф мәхәббәт теләде, бер-берләренә юл куеп яшәргә өндәде. Шулай ук парлар арасында сораштырулар үткәрелде, аерылуның иң киң таралган сәбәпләрен ачыклау максатыннан анкеталар тутырыла.