Апас мәчетләре тулы иде

2016 елның 8 июле, җомга

Апас район эчке эшләр бүлеге һәм мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, Рамазан аена нокта куючы Гает намазларында районның 55 мәчетендә якынча 5400 кеше катнашкан. Корьән укып, вәгазләр тыңлап пакълану, иманга кайтуда катнашучы тыгыз рәтләргә баскан хак мөселманнарның якынча 500  балалар һәм яшүсмерләр булган. Читтә яшәүче 800 ләп апаслы Гаеткә үзе туып үскән авыл мәчетләренә кайтып, якташлары белән бу изге бәйрәмне каршылауны хуп күргән.

-Бу көнне мәчетләрдә җыелган сәдака акчалары фәкыйрьләргә, янучыларга, мәчетләрне тоту, үстерү, зиратларны күркәмләндерү кебек чараларга гына тотылачак,-ди мәхтәсиб Мирхәт хәзрәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International