Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан Чурибураш авылы мәдәният йортында кичә үтте

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

62 ел парлы, үрнәк гомер юлы узган Гаделҗан һәм Диләфрүз Габидуллинар "Мәхәббәт һәм тугрылык" медаленә лаек булды. Шулай ук Алтын туйга килеп җиткән Илгиз һәм Гөлфруз Хәмидуллиннар, үрнәк яшь парлар Руслан һәм Ләйсән Нургалиевлар да хөрмәтләнделәр, матур гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар.

Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, Чурибураш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International