Апасның алдынгы экипажы

2016 елның 22 июле, җомга

Комбайнчылар арасында 20 июльгә “Зөя” агрофирмасының  Горбунов исемендәге берләшмәсеннән Ренат Салаватуллин экипажы (“Клаас-Лексион-560”)  6519 центнер ашлык суктырып район лидеры булып танылды. Хезмәттәше Фирдүс Ибәтуллин ярдәмчесе белән 6000 центнер ашлык суктырды. Марат Гыйбадуллин 5240 центнер ашлык урып-җыеп алды. Бу экипажлар быелгы “Кыр премиясен” иң беренче булып алу хокукы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International