Татарстанда "Китапка икенче гомер бүләк ит!" ярдәм акциясе башланды

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Мәктәп китапханәләре фондларын уку, фәнни-популяр, матур әдәбият һәм белешмәлекләр белән тулыландыру максатында Татарстанда 2016 елның 22 июленнән 21 октябренә чаклы “Китапка икенче гомер бүләк ит“ хәйрия акциясе игълан ителде.

Мәгариф бүлеге районда яшәүче барлык халыкны әлеге акциядә катнашырга чакыра. Акция ахырында һәр мәктәптә аңа нәтиҗәләр ясалачак.

Әдәбият җыюны оештыручы мәктәп-лидерлар,  ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәкләр, рәхмәт хатлары шулай ук аеруча аерылып торган бүләк итүчеләргә (оешмаларга яки аерым кешеләргә) дә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International