2 августка районда көзге арыш басуларында урак эшләре 100 процентка башкарылды. 4050 гектарлык бу кырлардан барлыгы 11 мең тонна бөртек суктырылды, бер гектар уңышы-27 центнер.
Көзге бодай 7970 гектарда чәчелгән иде, бүген бу кырларның 90 процентында эш тәмамланды, 24000 тонна бөртек суктырып алынды, уңыш бер гектарга 34 центнер тәшкил итә.
7231 гектарлык арпа басуларының 2000 гектары урып җыелды. 7000 тонна бөртек суктырылды. Уңыш бер гектарга 36,4 центнер.
1049 гектарлык борчак басуларының 700 гектарында урак төгәлләнде. 2100 тонна бөртек суктырылды. Уңыш бер гектарга 30,5 центнер.
Язгы бодай быел 7595 гектарда, солы-480, бөртеккә дигән кукуруз 1784, көнбагыш-600 гектарда чәчелгән иде. Бер атнадан сабан бодае, солы басуларында да эш башланачак.
Район өчен яңа культура РЫЖИК – 400 гектарда чәчелгән иде. Аның уңышы бер гектардан уртача 6 центнер чамасы гына чыкты.
Басуларда иген суктыруда тәүлек буе 45 комбайн эшли. Урак башыннан барлыгы 44 мең тонна ашлык суктырып алынды.
Барлыгы 8000 тона салам рулонланды.
Җир әзерләүдә басуларда тәүлек буе 26 агретат эшли. Барлыгы 5000 гектар җир көзге чәчүгә әзер.
Бүгенгә барлыгы 15200 тонна печән, 11354 тонна сенаж, 110 тонна яфраказык һәм дару үләннәре саклауга куелды.