Апастан Болгарга 45 чакрым гына...

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

- Болгарга 13-14 августта барырга тырышыгыз, гаять кызыклы чарада катнашыгыз. Шул көнне биредә урта гасырлар тормышын гәүдәләндерүче гаҗәп тамаша үтәчәк. Ул “Татарстан бердәмлеге командасы” бренды астында үтә. Бу көннәрдә Болгар ачык һава музей-тыюлыгында шул чор кешеләре кебек киенгән атлы һәм җәяүле гаскәрләрнең реконструкцияләнгән орышлары, шул чор һөнәрчелеге күргәзмәләре, төрле мастер-класслар белән танышыгыз. Мондый тематик турлар Болгарда өченче тапкыр үтә инде, тарих яратучы апаслылар аларда ел да катнаша. Быел мосафир-туристлар Апас командасына сез дә кушылыгыз,-дип чакыра район яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече  Гөлира Шиһабиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International