Апас районы мәктәпләре конкурста катнаша

2016 елның 5 августы, җомга

Татарстанда “Яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәктәпләр” республикакүләм конкурсы старт алды. Шушы максаттан районга Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Олеговна Сулима җитәкчелегендәге комиссия килде.

Әлеге комиссия жирәбә нигезендә Табар Черкене, Каратун мәктәпләре, Аграр көллияттә булып ашханә, медкабинет, спорт залларын, янгыннан саклану чараларын, мәктәп яны тәҗрибә участокларын карап чыктылар.

– Без моңа кадәр биш районда булдык. Апаслыларның каршы алулары, мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлекләренә бишле куярлык. Гомумән, Апас искиткеч матурлыгы, кунакчыл булуы белән аерылып тора. Рәхмәт сезгә, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International