Горбунов берләшмәсенең Марат Гыйбадуллин белән Фирдүс Хәбибуллин экипажы 20 мең центнердан артык ашлык суктырганнары өчен премиягә ия булдылар.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин алдынгы экипажга акчалата премия, район башлыгы исеме белән сәгать, исемле кепкалар һәм “Урак батырына - 2016” байрагын тапшырды.