Апас районында эшләгән кешенең эшен күреп, бәяли беләләр

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылган. Кырда ашаталар, район үзешчәннәре җыр-моңнары белән ял иттерәләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе басу-кырларда булып, хуҗалык җитәкчеләре, механизаторлар белән даими очрашып тора.
Горбунов берләшмәсенең алдынгы экипажы әтиле-уллы Фирдүс белән Ринат Ибатуллиннар да район башлыгы кулыннан кыр премиясе алдылар.

– Әти белән өченче ел комбайнда эшлим. Төп эш урыным шәһәрдә булса да урып-җыю чорында туган ягыма кайтып кыр корабын иярлим. Күкрәп уңган иген басуларында эшләү үзе зур бәхет бит ул. Район башлыгы бүләгенә дә сөендек, рәхмәт бик зур, - ди Ринат Ибатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International